Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре Түбән Камадан җиңү белән кайтты

«Шинник» спорт комплексында легендар көрәшче Данил Галиев истәлегенә көрәш турниры узды.

Түбән Камада узган турнирда 250дән артык Татарстан көрәшчесе бил алышты. Чаллы командасы  сынатмады, алар ярышларга тулы әзерлек белән килде.

60 кг-лы үлчәү категориясендә Ришат Исхаков, 70 кг авырлыкта Айназ Тимеров 2нче урынны алдылар. 90 кг-лы үлчәү категориясендә Рөстәм Сәлахов, 100 кг авырлыкта Илнар Галимов, авыр үлчәүдә Ильяс Газизуллин 3нче урынга лаек булдылар. Чаллы командасының йөзек кашына әверелгән Азат Габдрәшитов (90 кг), Радик Сәлахов (130 кг), Рәнис Гыйләҗетдинов (авыр үлчәүдә) лаеклы 1нче урынны яуладылар. 

Нәтиҗәдә, Чаллы командасы 1нче урынга, Лаеш – 2гә, Зилант (Казан) 3нче урынга лаек булды. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев