Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы көрәшчеләре зур җиңү белән кайттылар - ФОТОЛАР

10-13 ноябрьдә Казанда билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Анда Чаллы егетләре җиңү яулады.

Ярышларда ерак һәм якын чит илләрнең 35 милли спорт федерациясеннән иң көчле көрәшчеләр катнашты. Барысы бергә 84 комплект бүләк уйнатылды.

Ирекле стильдә Чаллы спортчысы Радик Сәлахов 100+ кг авырлык категориясендә 1нче урынны яулады һәм 4 тапкыр дөнья чемпионы булды.

Классик стильдә Рәнис Гыйләҗетдинов 1нче урын алып, 5 тапкыр дөнья чемпионы булды.

«Минем 5нче Дөнья чемпионаты. Аллага шөкер! Кабаттан җиңү», – дип уртаклашты «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 28 яшьлек чемпион Рәнис Гыйләҗетдинов.

Аның турында МОНДА язган идек. Сүз уңаенда, Рәнис Гыйләҗетдинов хәзерге вакытта декабрьдә узачак милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионатына әзерләнә. 

Моннан тыш 100+ кг авырлык категориясендә Ильяс Газизуллин 5нче урынны алды. Көмеш медальгә исә Илдар Гыйльфанов лаек булды. 100 кг авырлык категориясендә бронза медальне Илнур Кариев алды.

Спортчыларның тренерлар Илнур Хәйбуллин, Рөстәм Сәлимханов, Илгиз Шәмсевәлиев һәм Юрий Буханов.

Фотолар Ленар Садыйковтан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев