Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Корбан гаетенә әзерләнә

Корбан бәйрәме, елдагыча, Мәккәдәге хаҗ гамәлләре тәмамланганда билгеләп үтелә.

Тиздән бөтен мөселман дөньясы исламда иң мөһим һәм изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Быел ул 16-18 июньгә туры килә. Корбанны 18 июнь көнне кояш баеганчыга кадәр чалып калырга мөмкин булачак. 

Хәзерге вакытта шәһәрдә әзерлек эшләре бара. Корбан хайваннарын асраучылар малларын сатуга куя. Дин әһелләре балаларга бәйрәм үткәрүгә матди ярдәм җыя. Шулай ук интернет челтәрләрендә мал чалып бирүчеләр хезмәте күренә башлады. Сарыкны сатып алып һәм бөтен йолаларны үтәп чалып бирү якынча 13,500 сумга төшә. 

Корбан бәйрәме, елдагыча, Мәккәдәге хаҗ гамәлләре тәмамланганда билгеләп үтелә. Бу көнне мөселманнар Ибраһим пәйгамбәр истәлегенә корбан чалалар, ул үз улын Аллаһ өчен корбан итәргә әзер булган. Бу гамәл иман китерүчеләрнең иманнарын һәм Аллаһка карата тугрылыкларын символлаштыра һәм аларга үз тормышларында корбан чалу кирәклеген искә төшерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев