Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы коткаручылары җәйге сезонга әзерләнә

ГИМС җитәкчелеге җыелыш үткәрде.

Көннәр җылыту белән коткаручыларны эше бермә-бер артачак. Навигация. Коену сезоны. Шул уңайдан ГИМС хезмәтенең Чаллы бүлеге  җитәкчелеге транспорт прокуроры, инспекторлар һәм коткаручылар белән берлектә җыелыш үткәрде. 

Максатлары – җәйге сезонда хәвеф-хәтәрләр булдырмау. Кече суднолар хуҗалары белән эшләү үзенчәлеге, тикшерү чаралары турында сөйләштеләр. Нинди проблемаларга аеруча игътибар итәргә кирәклеген ассызыкладылар. 

Навигация чорында МЧС инспекторлары рейдлар үткәрәчәк, кече судноларның хуҗаларын тикшерәчәк. Су транспортлары теркәлү, техосмотр узганмы, пассажирларны ничек йөртәчәк – барысына да игътибар итәчәк. Узган ел 272 кагыйдә бозу ачыкланган. 

«Мисал өчен, катер һәм гидроциклларда барганда судно йөртүче дә, пассажирлары да коткару жилетлары кигән булырга тиеш. Коткару жилетлары булмаган очракта кече судно хуҗаларына штраф салыначак», – диде МЧС инспекторы Зиннур Мостафин.  

фФотолар ГИМС хезмәтеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев