Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кышка әзерләнә

Җылылык өчен бурычлар юк дәрәҗәсендә.

«Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин журналистлар белән очрашуда  шәһәрнең кышка әзерлеге турында сөйләде.

-   Җылылык торбаларын гидравлик сынауның алтынчы этабы тәмамланды. Бүгенге көндә барлык йортлар, социаль объектлар кайнар су белән тәэмин ителде. Җылылык сезоны башланыр алдыннан, төгәлрәге  5 сентябрьдән опрессовкалауның соңгысы була.Ул план буенча ике атнадан соң тәмамланырга тиеш. Әмма без былтыр 6 сентябрьдә башлап, 8 сентябрьдә халыкка кайнар су бирдек. Быел да кайнар су норматив сроклардан алдан бирелер, – диде ул. 

Айрат Зиннәтуллович җылылык өчен торак оешмаларының бурычы кимүен дә әйтте. Агымдагы елның 1 августына июль аен да кертеп, ул 155,8 млн сум тәшкил итә. Җитәкче моны яхшы күрсәткеч дип саный. «Җылылык өчен акчаның 99 проценты җыелды. Халыкка һәм идарә итү компанияләренә рәхмәт», – диде ул. 

 «Электротехниклар», «Жилэнергосервис», «Автозаводский», «Паритет», «АНГ» идарә итү компанияләре бурычсыз эшли. 

«Ремжилстрой», «Камстройсервис», «Комфортные дома», «Баракат», «УК ССМ» идарә итү компанияләренең дә күрсәткечләре яхшы. 

Айрат Зәйнуллин Чаллының Чулман проспекты 8нче йорт янындагы җылылык трассасының һәм башка объектларны җылыту сезоны башланганчы төзелеп һәм ремонтланып бетәчәген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак коммуналь хуҗалык кайнар су җылылык челтәрләре