Чаллы кызы Ижауда «Татар кызы»нда җиңде
Кем ул?
Айсылу Ишалина – Чаллының М. Вахитов исемендәге 2 гимназиясен тәмамлады, бүгенге көндә Ижау дәүләт медицина академиясендә белем ала. Җыр-моңга сәләтле якташыбыз шушы көннәрдә Ижауда үткән халыкара «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулады. Шул уңайдан аның әнисе Энҗе ханым белән элемтәгә кереп әлеге күркәм вакыйга, тәэсирләре турында сораштык.

– Әлеге шәһәркүләм чарага 7 кызны, шул исәптән Айсылуны да сайлап алганнар иде. 4 ай дәвамында алар әзерлек үтте. Хореография, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, дөрес сөйләм, инша язу, токмач кисү, кәттәҗи (түбәтәй кебек хатын-кызлар өчен милли баш киеме) һәм хәситә (тукымага тәңкәләр таккан, беләк аша кия торган борынгы милли бизәгеч) тегү буенча дәресләр үткән саен кызларга баллар куйдылар, уртак бию буенча репетицияләр үтте. Интеллектуаль тур тарихка багышланды. Айсылуга Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан шактый катлаулы сораулар бирделәр, ул лаеклы җавап бирде.
Иҗади номер өчен махсус милли күлмәк тектердек. Сюжетны Айсылу үзе уйлап тапты, үз сүзләрен шигырь юлларына салды. Сценарий буенча, көянтә-чиләкләрен асып чишмәдән кайтканда кыз баянчы егет белән очраша. Әмир ролен Никита исемле егет уйнады, аны кызым татарча сөйләшергә өйрәтте. Егеткә бүләк итеп Айсылу сәхнәдә Әлфия Авзалова репертуарыннан «Туган җиремә» җырын башкарды.
Шуны да әйтәсем килә, вакытка сыяр өчен Айсылуга язган шигырен кыскартырга туры килгән иде, ә җиңүче дип игълан итеп, сәхнәгә чакыргач, ул матур итеп җавап сүзе тотты һәм шушы ике куплетны да сөйләде. Теләктәшлек белдерергә дип Ижауга гаиләбез белән бардык, залда аның өчен җан атып утырдык. Баламның «Татар булуым белән горурланам!» дигән ул юллары бик урынлы яңгырады, – дип уртаклашты Энҗе ханым.

Бәйгедә җиңгән өчен Айсылуга күп санлы күчтәнәчләр һәм төп бүләк буларак 40 мең сум акча тапшырганнар, ул әлегә аларны нәрсәгә тотачагын уйлый. Хәзер ул «Татар кызы» бәйгесенең Казанда үтәчәк ярымфиналына әзерләнә. Финал Төркмәнстан башкаласы Ашхабад шәһәрендә узачак. Якташыбызга уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев