Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы Рәмилә Шәмсемөхәммәтова «Иң серле кыз» дип танылды

Ул “Татар-кызы 2022” бәйгесе финалисты.

Казанда Республикакүләм “Татар-кызы 2022” бәйгесе финалы узды. 11 катнашучы арасында Чаллы кызы - Рәмилә Шәмсемөхәммәтова - да бар иде. Ул "Иң серле кыз" номинациясендә җиңү яулады. 

-    Мондый күләмдәге бәйгедә катнашканыма бик шат. Һаман да айный алмыйм. Конкурс ахырында “Туган тел”не җырлаганда, хәтта күз яшьләре килде. Шулхәтле бирелеп әзерләндек, катнаштык, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты Рәмилә. 

Рәмилә Шәмсемөхәммәтова Чаллыда туып-үскән кыз. 16 яшеннән бирле Казанда яши. Музыка училищесын тәмамлаган. Хәзерге вакытта Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә 2нче курста укый. Җырларга ярата. Фортепиано, думбра, курай, гитара һәм башка музыка коралларында да уйный белә. 

- Әлеге конкурс миндә ышаныч уятты. Миңа хәзер хәтта диңгез дә тубыктан. Иҗат иткән "Кышкы Казан” җырымны яздыртасым килә. Мин моңа хәзер әзер", - дип планнары белән уртаклашты Рәмилә Шәмсемөхәммәтова. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге