Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәчетенә - бүләк алырга

Каникуллар вакытында үткәреләчәк чаралар турында тулы мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтында урын алган.

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан мәчетләрендә яшүсмерләр өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары узачак. Бу уңайдан Чаллының "Җәмигъ" мәчете дә 4 яшьтән өлкәнрәк балаларга “Мәчетләр – Аллаһ йортлары” дип исемләнгән программа әзерли. Ул 5 январьда иртәнге сәгать 9да үтәчәк.

Аның кысаларында малайлар һәм кызларга ислам диненең әһәмияте хакында сөйләячәкләр, төрле иҗади бәйгеләр һәм конкурс-викториналар үткәрәчәкләр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Чара соңында катнашучыларны тәмле өчпочмаклар белән чәй табыны да көтә. Бу хакта "Җәмигъ" мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов хәбәр итте. 

Каникуллар вакытында үткәреләчәк чаралар турында тулы мәгълүмат ТР Диния нәзарәте сайтында да урын алган. Анда күрсәтелгән телефоннарга шалтыратып, әти-әниләр балаларның ялын файдалы үткәрү буенча белешә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай