Чаллы мәчетләрендә Корбан Гаете намазы укылды
Бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 18 июнь ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.
Бүген дин кардәшләребез ислам дөньясында иң кадерле ике бәйрәмнең берсе - изге Корбан Гаетен билгеләп үтәләр. Бу уңайдан Чаллының 13 мәчетендә дә бәйрәм намазлары укылды. Дини чаралар иртәнге 4:30 минутта Коръән аятьләрен укудан башланып китте. Аннары имам-хатыйблар үтемле вәгазьләре белән чыгыш ясадылар, җыелган халыкны бәйрәм белән котладылар. "Нур Ихлас" мәчетендә кардәшләребезне имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла тәбрикләде.
"Сезне исламның иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе – Корбан Гаете белән чын күңелдән котлыйм!
Бу бәйрәм төрле милләт һәм дин кешеләренә аңлаешлы булган изгелек, үз динеңә мәхәббәт һәм тугрылык идеяләрен гәүдәләндерә. Мөселманнар өчен бу рухи һәм әхлакый тазарыну, үткәннәрне барлау һәм киләчәккә планнар кору.
Шәһәрдәшләребез Корбан бәйрәмен изге күңел белән, догалар кылып каршылар һәм гади көннәрдә дә тынычлык сөючән һәм мәрхәмәтле булырлар дип ышанам. Мөхәммәд Пәйгамбәребез үз тормышы белән эзеннән баручыларга иң яхшы кешелеклелек сыйфатларын күрсәтте. Чын иман батырлыгы, якыннарына ихлас мәхәббәт үрнәге бүген дә мөселманнарны эш-ниятләрдә рухландырырга тиеш", - дип белдерде дин әһеле.
Аннары шәһәрдәшләребез күмәк рәвештә намазга басты. Изге гыйбадәт хөтбә, Коръән һәм дога уку белән тамамланды.
Мәчеттәге чаралардан соң дин кардәшләребез корбан чалу урынына юнәлде. Махсус мәйданчык гадәттәгечә Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты мәйданында иртәнге сәгать 6:00 дән соң эшли башлады.
“Биредә бар шартлар да булдырылган: җайланмалар да әзер, сатучылар да, чалучылар да билгеле, мал-туарлар да тикшерелеп, ветеринар белешмәсе нигезендә генә кертелә”, - дип белдерде Чаллы имам-мөхтәсибе.
Мәгълүм булганча бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны 18 июнь ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев