Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәпләре Татарстанның иң яхшы учреждениеләре исемлегенә керде

Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин җиткерде.

Чаллының 62нче мәктәбендә август киңәшмәсе узды. Биредә мәгариф өлкәсендә нәтиҗәләр ясадылар, планнар турында сөйләделәр. Шулай ук актуаль проблемаларга тукталдылар. Киңәшмәдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин чыгыш ясады. Ул Чаллы мәктәпләре эшчәнлеген уңай бәяләде. 

БДИ нәтиҗәләре буенча Чаллының кайбер учреждениеләре республиканың  иң яхшы мәктәпләре исемлегенә керде. 

Рус теле буенча 26нчы мәктәп, 76нчы һәм 61нче гимназияләр, 36нчы лицей иң яхшылары дип табылды. Математика буенча 26нчы, 19нчы, 58нче мәктәпләр, 57нче, 76нчы, 77нче гимназияләр яхшы күрсәткечләргә ия булды. 

Фото Чаллы хакимияте сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: милли мәгариф