Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Әбиләр чуагын көтмәгез»

Көн аралаш яңгырлар.

«Әбиләр чуагын көтмәгез», – ди эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мэр Наил Мәһдиев. Әмма сүз һава торышы турында түгел. Ул төзүчеләргә тизрәк эшләргә сорый. Чаллы йортларында капиталь ремонт 91%ка башкарылган. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, сезонлы эшләрне 15 августка тәмамлаячаклар, өстәмә программа буенча ремонтланучы йортларда эшләр 1 сентябрьга кадәр сузылачак. 

«Көн аралаш яңгырлар. Шуңа күрә түбә, фасад эшләре буенча эшләрне тәмамларга кирәк. Өч атна вакыт калып бара», – диде Наил Мәһдиев. 

Фасад эшләре 86%ка башкарылган, түбәләр нибары 69%ка әзер. Җылылык, су, электр системаларын төзекләндерү эшләре дә әле төгәлләнмәгән. Лифтларны ремонтлау 100%ка башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев