Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры: «Эссе вакытта су объектларына игътибарны арттырырга кирәк»

«Кешеләр ял итәргә, без аларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш», - диде ул.

Эссе көннәр башланды. Кешеләр су коенырга ешрак йөри башлыйлар. Шуны  истә тотып Чаллы мэры Наил Мәһдиев аеруча ял көннәрендә кич белән су объектлары янында: пляжларда, яр буйларында, елгаларда кизү торуларны көчәйтергә кушты.
Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук яңгырлар яву нәтиҗәсендә туктап торган эшләрне активлаштырырга чакырды.
– Бу атнада явым-төшемсез, җылы көннәр көтелә. Шуңа күрә юл-урам челтәрләрен ремонтлауны тизләтергә кирәк. Шулай ук җылы, су белән тәэмин итү, канализация системаларын яңарту эшләрен дәвам итү зарур. Июльдән соң август, аннары сентябрь җитә. Көзге-кышкы сезонга әзерлек эшләренең әһәмиятен истән чыгармаска кирәк, – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры