Чаллы мэры ГАИ инспекторына рәхмәт әйтте
Наил Мәһдиев Чаллының иң яхшы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен бүләкләде.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Чаллының иң яхшы дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләрен бүләкләде. Ул полиция өлкән лейтенанты, ДПС инспекторы Алексей Сабировка 11/09 йортында газ шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән хатын-кызга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига булган көнне ДПС экипажы Эчке эшләр бинасы янында була. Хокук саклаучылар күрше йортта шартлау һәм төтен күрәләр һәм машиналарының «мигалкасын» кабызып фаҗига урынына баралар.
Алексей Сабиров янгын чыккан фатирга керә һәм 50 яшьлек хатын-кызны күтәреп фаҗига урыныннан алып чыга.
Наил Мәһдиев, инспекторның батырлыгын һәм хәлиткеч гамәлләрен югары бәяләп, аңа дәүләт бүләге бирү турында репсблика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәчәген әйтте.
Фото: МэриЯ телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев