Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты

Бер хәрбигә дәүләт бүләге тапшырды.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашты. 

«Бу -  алтынчы очрашу. Рәхмәт сезгә, сүзегездә тордыгыз, исән-сау кайттыгыз. Сезне исән-сау күребезгә гаиләләрегез генә түгел, Чаллыдагы һәр кеше шат. Без сезне махсус хәрби операция зонасына озатканда гаиләләрегезгә ярдәм итәбез дигән идек. Гаиләләрегезгә даими булышабыз. Балаларыгызны мәктәптә ашату, бакчаларга йөртү һәм башка чаралар өчен бюджетыннан 500 млн сумнан артык акча түлибез. Бу эш дәвам итәчәк», – диде ул.

Наил Гамбәрович хәрби операциядә күрсәткән батырлыгы өчен шәһәрдәшебез  Александр Евдокимовка «Батырлык өчен» медале тапшырды. Александр Николаевич Комсомол районыннан мобилиазацияләнгән иде. Ул өлкән лейтенант, взвод командиры дәрәҗәсенә ирешкән. 

Мэр хәрбиләргә кирәк-яраклар салынган рюкзаклар, итекләр тапшырыды. Чираттагы гуманитар йөк туплангач, үзе илтәчәген әйтте. Хәрбиләрнең Чаллыга җиңү белән исән-сау кайтуларын теләде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция Өлешечә мобилизация