Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры кайсы җитәкчеләр эшеннән канәгать түгел?

Комиссия утырышында Наил Мәһдиев тәнкыйть белән чыкты.

Шәһәр хакимиятендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча комиссия утырышы булды. Анда җәмәгать транспорты турында сүз кузгаттылар. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шушы көннәрдә 7нче маршрут автобусы белән килеп чыккан һәлакәткә комментарий бирде. (авария турында моннан укы)

- Икесе дә аек. Һич уйламаганда металл ташый торган «КАМАЗ» автобуска бәрелгән. Нәтиҗәдә автобус ауган. Мондый очраклар юлларда күп. Өстәвенә пассажир йөртүчеләр техник тикшерү узмыйча, идарә итү системасы, тормоз, борылыш сигналлары төзек булмаган килеш мрашрутларга чыгалар, – дип гаҗәпләнде. 

Мэр техник тикшерү узмыйча маршрутларга чыгучы шоферларны, транспорт предприятиеләре җитәкчеләрен тәнкыйтьләде. Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков маршрутларга зур автобусларны чыгаруны тизләтүне сорады. Аның әйтүенчә, зур автобуслар катнашында 2 юл-транспорт һәлакәте булган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: автобуслар комиссия утырышы