Чаллы мэры Мәскәүдә яралы хәрбиләр янында булды
Ул хәрбиләрне дәвалаучы сәламәтлек саклау хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Россия Федерациясендә Татарстанның вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән бергә Н.Бурденко исемендәге хәрби клиник госпитальдә булды. Ул биредә дәваланучы яралы хәрбиләр белән очрашты.
"Егетләргә тизрәк терелүләрен теләдем, табиб, шәфкать туташларына игелекле йөрәкләре һәм оста куллары өчен рәхмәт әйттем", - дип хәбәр итте ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Мэр Ватан Геройлары көне уңаеннан, РФда Татарстан вәкиллеге каршында оештырылган офицерлар клубында узган очрашуда да катнашты.
Аңа кадәр госпиталь территориясендәге медицина хезмәте ветераннары һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Преображенск полкында, хәрби диңгез флотында, Росгвардиядә һәм Россия Оброна Министрлыгының 147нче автомобиль базасында хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга бүләкләр дә тапшырдылар.
Хезмәттә аерлып торган егетләр Равил Әхмәтшин, Россия Геройлары ассоциациясе президенты, генерал-полковник Владимир Шаманов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев кулыннан Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр алдылар.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев