«Автогигантны һәм шәһәрне төзегән Чаллы халкының аңлы һәм җаваплы сайлау ясаячагына шигем юк», – диде мэр.
Бүген, 18 сентябрьдә, Чаллы мэры Наил Мәһдиев сайлауларның беренче көнендә үк үз тавышын бирде. Ул үзенең гражданлык бурычын 23нче мәктәптә урнашкан 2176нчы сайлау участогында үтәде.
«Илебездә мөһим сәяси кампания башланды. Бүген, иртәгә һәм берсекөнгә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлана. Махсус хәрби операция шартларында бу сәяси чараның әһәмияте аеруча зур. Дәүләт Думасына үтәчәк депутатлар алдагы биш елда илебез, республикабыз һәм шәһәребез үсешенә йогынты ясаячак карарлар кабул итәчәк. Шуңа күрә һәр гражданның үз фикерен белдерүе, конституцион хокукыннан файдаланып, сайлауда катнашуы мөһим», – диде Наил Мәһдиев.
Шәһәр башлыгы Чаллы халкының һәрвакыт активлыгы белән аерылып торуын да билгеләп үтте.
«Чаллы – актив, хезмәт сөючән һәм максатчан кешеләр шәһәре. Нәкъ менә шундый кешеләр кайчандыр чиста басуга килеп, илнең иң эре автомобиль заводларының берсен һәм ярты миллионлы шәһәрне төзеделәр. Бу – халкыбызның көчле характеры һәм хезмәт батырлыгы турында сөйли.
Бүген дә Чаллы халкы үзенең активлыгын күрсәтер дип ышанам. Эш көне булуга карамастан, шәһәрдәшләр эштән соң да, ял көннәрендә дә сайлау участокларына килеп, үз тавышларын бирер. Шәһәр яши, эшли, хезмәт итә. Чаллы халкының аңлы һәм җаваплы сайлау ясаячагына шигем юк», – диде мэр.
Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына депутатлар сайлау 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Чаллыда сайлаучылар өчен 173 участок эшли. Алар 8:00дән 20:00гә кадәр ачык.
Нет комментариев