Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев җитәкчеләрне бүләкләде

«Барыгызга да рәхмәт», – диде ул.

Дүшәмбе киңәшмәсе күңелле вакыйгадан башланды. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев каланы яңа елга бизәүгә зур өлеш керткән предприятие һәм оешма, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. 

Бүләкләнүчеләр арасында Чаллы ТЭЦы директоры Әнвәр Хаҗиев, «Профит» компаниясе директоры Марсель Мингалимов, Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты генераль директоры Андрей Фомичев, территориаль-иҗтимагый совет җитәкчеләре Мәдинә Мөхәммәтҗанова белән Рафилә Нуриева да бар. 

«Без сезнең белән бергәләп шәһәрдәшләребезгә яңа ел рухы тудырдык. Шәһәрнең күп предприятие һәм оешма җитәкчеләре ихластан тырышып эшләде. Барыгызга да рәхмәт», – диде мэр Наил Мәһдиев. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме