Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев юлларны ремонтлау барышын тикшерде

«Яшьлек» проспектында велосипедчылар өчен махсус юллар барлыкка киләчәк.

 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев юлларны капиталь төзекләндерү барышы белән танышты. 

"Яшьлек" проспектын яңарту белән Марат Анисимов җитәкчелегендәге "Автомобиль юллары" предприятиесе шөгыльләнә. Биредә  100 мең кв. м мәйданда, шул исәптән Виктор Поляков урамында, социаль объектларга керү юлларында юл өслеге яңартыла. Шулай ук кузгалып китү, туктау полосалары, тукталышлары булган 20 мең кв метр яңа юл төзелә.

- "Яшьлек" проспектында яңа "разворотлар" барлыкка киләчәк. Бу проспект бер метрга киңәя, - диләр төзүчеләр. 

Проспектны капиталь ремонтлау кысаларында 52нче бистәдәге  балалар бакчалары районындагы җирле юллар да тәртипкә китерелә. 

Проспектның ике ягында җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен барлык уңайлыклары булган юллар барлыкка килә.

Ремонтлана торган территорияләргә Чаллының  "Гелиомастер» фирмасында эшләнгән яктырткычлар куела, канализация коелары төзелә.

«Без "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты өчен илебез Президентына, ТР Рәисенә рәхмәтле. Бу проект буенча безгә федераль һәм республика бюджетларыннан акча бирелә. Шул акчаларга "Яшьлек" проспектын тулысынча тәртипкә китерәбез. Кыскасы, Чаллы халкының тормышын яхшырту өчен эшлибез", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Аннары мэр Боровецк күперендәге эшләрне карады. 312 метрдан озынрак күперне төзекләндерү турында "РБР 16" предприятиесе генераль директоры Таһир Сөнгатуллин сөйләде. 

Төзүчеләрнең төп бурычы - күперне ныгыту. Моның өчен "балка"лар арасына 200 км тимер канат сузып, бетон белән ныгыталар. 

"Мондый җитди инженерлык корылмаларын ремонтлаганда уңайсызлыклар булуы табигый күренеш, әмма безнең күпертөзүчеләр хәрәкәтне тулысынча чикләмичә, эшлиләр", - диде Наил Мәһдиев. 

Ул Боровецк күперенең Чаллы шәһәре һәм Тукай районы халкы өчен мөһим объект икәнлеген искәртте. 

Быел "РБР 16» предприятиесе төзүчеләре күпернең беренче яртысын гына ремонтлыйлар, икенче өлешен киләсе елга яңарталар. Күперне ремонтлау 2025 елның 20 ноябренә кадәр тәмамланырга тиеш.

Мэр Чаллыда күперләрне яңарту эшләре дәвам итәчәген әйтте. Киләчәктә Мәләкәс елгасы аша салынган күпер дә төзекләндереләчәк. 

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл капиталь ремонт төзекләндерү яңа техника трасса