Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Сергей Чебнев һәйкәленә чәчәкләр салды

Һәйкәл Курчатов шәһәрендә.

Курск өлкәсенең Курчатов шәһәрнедә Чаллыда туып-үскән Россия герое Сергей Чебневка һәйкәл куелды. Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасына, егетләребезгә гуманитар йөк тапшырырга барды. Ул Сергей Чебнёвка истәлегенә хөрмәт күрсәтеп, һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чаллының 56нчы мәктәбендә укыган гади егет Сергей Чебнев вафатыннан соң Россия Герое дәрәҗәсенә иреште. 

Исегезгә төшерәбез, ул 2024 елның 18 августында Курск өлкәсендә штурм төркеме контрһөҗүмен җитәкли. Хәрбиләр чолганышта кала яза, әмма комбат алга чыгарга карар кыла. Аясыз көрәштә үзе яраланса да үз җитәкчелегендәге хәрбиләргә ахыргача ярдәм итә.  20 августта миномет уты һәм дрон-камикадзе һөҗүменә дучар була.

Күрсәткән батырлыгы өчен 2025 елның 6 мартында подполковник Сергей Владимирович Чебнёвка үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелде.

«Алтын Йолдыз» орденын РФ Президенты Владимир Путин һәлак булган командирның хатынына Кремльдә тапшырды.

Геройның һәйкәленә чәчәкләрне Татарстан вице-премьеры һәм Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин,  РФ Дәүләт Думасы депутаты Руслан Гаджиев, шулай ук «Төньяк» төркеменең  командование вәкилләре салды.

Быел Герой якташыбыз Сергей Чебневка Җиңү паркында һәм үзе укыган мәктәп территориясендә бюст куелды. 

Фотолар мэриянең телеграмм каналыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: СВО Чаллы мэрыннан Россия Герое Сергей Чебнев