Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрбиләргә мотоцикл, квадроцикллар тапшырды

Бу - аның махсус хәрби операция зонасына бер айда икенче тапкыр баруы.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев ТР Премьер-министры урынбасары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле  Равил Әхмәтшин җитәкчелегендәге делегация составында тагын махсус хәрби операция зонасына барды. 

Бу хакта ул үзенең телеграмм каналында хәбәр итте. 

Ул  хәрбиләргә техника, заманча җиһазлар һәм башка кирәк-яраклар тапшырган. 

Наил Мәһдиев хәрбиләр алдында чыгыш ясап:  "Чаллының предприятие, оешма җитәкчеләре, депутатлар, игелекле кешеләр ярдәме нәтиҗәсендә алынган бу техника сезгә гомерләрегезне саклап калырга ярдәм итәр. Без сезнең Ватанның хәрби көчләре сафларында исән-сау хезмәт итеп, Җиңү белән кайтуыгызны телибез. 

Сезгә илебезне саклауга керткән хезмәтегез өчен рәхмәт. Автокала һәм аның кешеләре киләчәктә дә хәрбиләргә  ярдәм итәчәк", - диде. 

 Чаллы мэры бер ай эчендә ике тапкыр махсус хәрби операция зонасында булды. 

Фотолар Чаллы мэрының телеграмм каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Өлешечә мобилизация СВО #своих не бросаем