Чаллы мэры тагын махсус хәрби операция зонасында
Ул гуманитар йөкне егетләргә үзе тапшыра
Чаллы мэры Наил Мәһдиев махсус хәрби операция зонасында булуын хәбәр итте.
– Без хезмәттәшләрем белән хәрбиләргә транспорт, махсус җиһазлар, приборлар һәм башка кирәк-яраклар тапшырдык. Чаллы һәм Татарстан хәрбиләре үзләренең бурычын лаеклы үти. Чаллы халкы аларга даими ярдәм итә. Чаллы үзенең кешеләрен ташламый, – ди язды ул үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Фотолар Наил Мәһдиевның «Вконтакте» битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев