Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы рәссамы Чулпан Шәрифуллина халыкара Коръән күргәзмәсендә катнашты

Анда Алжир, Төркия, Пакистан, Босния һәм Герцеговинадан, Кытай, Таиланд каллиграфия осталары җыелды.

Шәһәрдәшебез, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы, “Арабеско” сәнгать студиясе җитәкчесе Чулпан Шәрифуллина һәм Казаннан Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева 32нче халыкара Изга Коръән күргәзмәсендә катнашалар. Әлеге чара Иранның Тегеран шәһәрендә, гадәттәгечә Рамазан аенда үтте. Анда Алжир, Төркия, Пакистан, Босния һәм Герцеговинадан, Кытай, Таиланд каллиграфия осталары җыелды. 

Милләттәшләребез чарада үз каллиграфик эшләрен тәкъдим итте. Күргәзмә кунаклары Россия вәкилләренең эшләрен бик кызыксынып карады, аеруча борынгы татар шамаиле техникасына югары бәя бирде.  Шәһәрдәшебез Чулпан ханымның шамаилләре матур төсләр, кызыклы сюжетлар куллануы белән игътибарны җәлеп итте.

Чарада конференция, түгәрәк өстәлләр, төрле илләрдә нәшер ителгән Коръәннәрне тәкъдим итү, семинарлар да үтте.  
Иран мәдәният министрлыгы милләттәшләребезнең юл чыгымнарын һәм яшәү өчен түләүне үз өстенә алды.

Күргәзмә 11мартка кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев