Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Абсолют батыр Элдар Хәмитов: «Мин башкачарак булыр дип уйлаган идем!» - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Наил Мәһдиев баш батырга 140 килограммлы тәкә һәм өр-яңа «Москвич» машинасы ачкычын тапшырды.

Һәр халыкның борынгыдан безнең көннәргә кадәр сакланып килгән шөгыле, гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары бар. Милли көрәш – безнең өчен шундый мирас ул. Көрәш безне җиңүләргә омтылдыра, тормышта үз урыныбызны табарга этәргеч бирә.

Сабан туеның төп мәйданына бу көнне йөзләгән спортчы, дистәләгән хөкемдар һәм меңләгән тамашачы җыелган иде. Халык тын да алмыйча көрәш карады. Ә ул бик киеренке үтте. 

Хөкемдарларга килгәндә, бил алышу осталарын төп судья Марат Галиев, аның урынбасарлары Айдар Нәҗмиев һәм Рамил Хисматуллин бәяләде. Илнур Хәйбуллин секретариатта үз урынын алды. Моннан тыш хөкемдарлар арасында танылган тренерлар-спортчылар Ренат Әхмәтшин, Айнур Шәйхетдинов, Айнур Гәрәев, Ирек Зәһриев та бар иде. Шулай ук Зәй, Минзәлә, Актаныш һәм Алабугадан да килгән судьялар да булды. Бу барысы да көрәш гадел булсын өчен эшләнелде. 

Бил алышу бик кызу барды дисәм, бер дә арттырып әйтү булмас. Трибунада утырган халык та урыннарыннан сикереп торып, көрәш мәйданына якынрак килде.  

Финалда Сабан туеның былтыргы абсолют батыры Рәнис Гыйләҗетдинов белән быелгы Актаныш батыры Азат Габдрәшитов очраштылар. 85 килограммлы үлчәү категориясендә беренче булып калган Азат 130 килограмм авырлыкта көрәшүче Рәнисне җиңде. Халык бер яктан «Азат, әйдә, тырыш! Актаныш – вперед!», - дип әйдәкләсә, бер яктан: «Рәнис, булдырасың! Тор! Гелик, давай!», - дип кычкырды. Әйтергә кирәк, былтыргы абсолют батыр Рәнис Гыйләҗетдиновка җиңел булмады. Аңа кадәр генә ул Әлмәттән килгән спортчы, дөнья чемпионы Радик Сәлахов белән көрәшеп, беренчелекне яулаган иде.

Аннары иң кызыгы башланды: финал ярышта Элдар Хәмитов белән Азат Габдрәшитов очраштылар. Икесе дә – Чаллы спортчылары, «Витязь» спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, икесе бер-берсен бик яхшы белә. Җанатарлар да кычкыра башлады, хөкемдарлар дүрт күзләп диярлек көрәшне күзәтте. Нәтиҗәдә, Элдар Хәмитов Азат Габдрәшитовны «чистага» җиңде. Трибуналар шау-гөр килде, сызгыра башладылар. Кемдер Азат өчен көенде, ә кемдер Элдар өчен җаны-тәне белән куанды. 

Чаллы Сабан туе батырын иң беренчеләрдән булып шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов һәм Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов котладылар. Наил Гамбәр улы батырга 140 килограммлы тәкә һәм өр-яңа «Москвич» машинасы ачкычын тапшырды. 

– Финалны башкача булыр дип уйлаган идем. Мин Рәнис белән очрашырмын дигән идем. Тик барысы да башкача килеп чыкты. Рәнис үзен авыр хис итте, нәрсә булганын аңлата алмыйм. Әмма көрәш шундый була: кемдер – җиңә, кемдер – җиңелә. Көндәшем Азат Габдрәшитовны да көчле дип саныйм. Финалда аның белән бил алыштым. Сабантуйга кадәр шөгыльләнүдән туктатмадым да. Көн саен тренировкалар, көн дә көрәш дигәннән... Бу, әлбәттә, бик зур җиңү.

Сүз уңаеннан, бу минем җиңгән 5нче машинам, – дип сөйләде безгә финалдан соң абсолют батыр Элдар Хәмитов. 

ФОТОЛАРНЫ МОННАН КАРЫЙ АЛАСЫЗ.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев