Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы Сабантуенда Илмира Нәгыймова җырлый

Тагын кемнәр катнаша?

15 июньдә Чаллыда халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе уза. Ул «Яр буе» паркы мәйданында «Авылым» комплексы капкасы яныннан башланып китә. Авыл йортының хуҗасы белән хуҗабикәсе кунаклар өчен экскурсия үткәрә.

Биредә Чаллы Сабантуе тарихында беренче тапкыр кунаклар «Дуслык» паласы үрәләр. Ул соңыннан шәһәр тарихы музеена тапшырылачак. 
10 сәгатьтә «Әкият» һәм «Авылым» мәйданчыкларында балалар өчен мавыктыргыч бәйрәм оештырыла. 

Төп мәйданга керү янында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, төрле мастер класслар оештырыла. 

«Сабантуй-туган җир» театраль тамаша көндезге 11 сәгатьтә башлана. Анда 1500ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Быелгы Сабан туенда гадәттәгечә «Күңел» радиосы концерт оештыра. Анда  Чаллы артистларыннан тыш, Гүзәлия, Артур Минһаҗев, Альберт Вәлиуллин, Лилия Хәйруллина чыгыш ясый. Шулай ук Илмира Нәгыймова да үзенең иң матур җырларын бүләк итәчәк.

21 сәгатьтә Сабантуй сәхнәсендә бер сәгатьлек программа белән Салават Фәтхетдинов чыгыш ясый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Салават Фәтхетдинов Ильмира НАГИМОВА Чаллы Сабан туе Альберт Вәлиуллин «Күңел» радиосы