Ярышлар Әлмәттә узды.
Әлмәтнең «Татнефть» спорт сараенда дөнья чемпионы, Татарстанның атказанган спорт остасы, танылган көрәшче Ильяс Галимов истәлегенә көрәш буенча республика турниры узды. Ярышта 2006-2007, 2008-2009 елгы егетләр һәм 2010-2011 елгы яшүсмерләр үзләренең чын көрәшче икәнен күрсәтте.
Татарстан Көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, призлы ураннар яулаган спортчыларга 8 000 сумнан 20 000 сумга кадәр акчалата бүләкләр тапшырылды. Республикабызның төрле районнарыннан җыелган иң көчле көрәшчеләр 11 авырлык категориясендә бил алышты.
Төрле авырлыктагын җиңүчеләр арасында Чаллы көрәшчеләре: Кәрим Шәфигуллин , Айрат Кашапов, Рүзәл Мөгыйнов, Солтан Заһидуллин, Нурсәет Харисов, Ризван Сираҗетдинов бар.
Чаллы командасы икенче урын яулады.
Нет комментариев