Һәлакәт Чаллы янында килеп чыкты.
23 ноябрь кичендә Татарстанның Алабуга районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды. ГАИ мәгълүматлары буенча, Kia автомобиленең 56 яшьлек йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә аның пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләре башланды.
Нет комментариев