Кызганыч, күбебез әлеге җимешнең кадерен белеп бетерми.
Фейхоа җимешләре пәйда булды. Бакча җиләге, киви һәм ананас исләре килеп торган бу җимешләр татлы да, организм өчен бик файдалы да.
Фейхоаның витаминлы-минераль составында шикәре, майлары бик аз булу сәбәпле ул симертмәячәк, икенчедән, аңарда йөрәк, бавыр, баш мие, ашказаны, бөер кебек мөһим әгъзаларның тулыканлы эшчәнлеген тәэмин итү, нервларны һәм эндокрин системасын ныгыту, кан тамырлары сыгылмалылыгы, матдәләр алмашын җайга салу, кан составын яхшырту өчен бик кирәкле минераль матдәләр һәм витаминнар бар.
Белгәнебезчә, безнең төбәктә йод кытлыгы күзәтелә, суда, ризыкта, һавада табигый йодның җитмәве баш миендә, нерв системасында төрле чирләр кабынуга җирлек тудыра. 100 г фейхоа җимешендә йодның тиз эрүчән кушылмаларының 0,5 мг тәшкил итүе аның кадерен бермә-бер арттыра. Организм өчен бик кирәкле аминокислоталар - тирозин, аспарагин, аланин, аргинин, глютаминның булуы фейхоаның алыштыргысыз продукт булуын раслый.
Сулыш юллары ялкынсынганда, тамак шешеп интеккәндә, грипп урынга екканда тизрәк терелеп аякка басу өчен фейхоаның ярдәме зур. Аның иммунитетны күтәрү сәләте фәнни яктан расланган. Озаклап авырып урын өстендә яткан, катлаулы операцияләр кичергән, хәлсезләнгән кешеләргә табиблар фейхоа ашарга тәкъдим итә.
Фото ИИ иҗаты
Нет комментариев