Чаллы спортчысы Ранис Гыйләҗетдинов «Питрау» батыры булды
Аңа нинди бүләк бирелде?
Татарстанның Мамадыш районы Җөри авылында республикакүләм "Питрау" бәйрәме узды.
Анда көрәш буенча баш батыр булып, Чаллы спортчысы Ранис Гыйләҗетдинов калды. Ул финалда Рафаэль Кәлимуллинны җиңде.
Ранис 500 мең сум акча һәм тәкә белән бүләкләнде.
Ранис - 2024 елда көрәш буенча дөнья чемпионы, Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, 2022, 2024 елларда Чаллы Сабан туеның абсолют батыры.
Баш батырга ярты миллион сум күләмендә акчалата бүләк һәм тәкә тапшырдылар.
Ранис Гыйләҗетдинов – танылган татар көрәшчесе, 2023 елда көрәш буенча дөнья чемпионы. Муса Җәлил исемендәге турнир җиңүчесе, 2022, 2024 елларда - Чаллы, 2026 елда Яшел Үзән Сабан туе батыры һәм төп бүләк – автомобиль иясе булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев