Чаллы студентлары берәр млн сум акча отты
Бу хакта яшьләр эшләре идарәсе башлыгы хәбәр итте.
Чаллы студентлары «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңеп бизнес-проектларын үстерүгә берәр млн сум грант алдылар. Бу хакта дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ләйсән Видинеева хәбәр итте.
Җиңүче, КФУ студенты Егор Фомин норматив документацияле инженерларның эшен җиңеләйтә торган мобиль кушымта эшләгән. Проект курс эшеннән әзер продуктка кадәр юл үтте һәм киләчәктә кушымталар кибетләрендә урнаштырылачак.
КФУның Чаллы институты студенты Венера Дәүләтшина Татарстанда эчке туризмны үстерү өчен кушымта тәкъдим итте. Анда Казан турында гына түгел, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга турында да мәгълүмат тупланган.
Чаллы дәүләт педагогия университеты студентлары Лиана Созинова белән Рәсүл Нәсибов «Дорисуй и раскрась» интерактив проектын эшләделәр, ул Татарстан Республикасының милли байлыгы буенча мини-пособие булып тора.
Магистрант Илмира Фазылҗанова башлангыч сыйныфта укучы сул куллы балалар әсбаплары әзерләгән.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев