Чаллы студентларына пенсия турында сөйлиячәкләр
Әлеге чара инде 10 ел үткәрелә
1 декабрьдә Татарстанда яшьләрнең пенсия, финанслар һәм социаль белемнәрен күтәрү буенча мәгълүмати кампания башланды. Әлеге чара Россия Социаль фондының ТР бүлекчәсе тарафыннан 10 елдан артык үткәрелә.
Быел Чаллыдагы укучы яшьләр өчен пенсия грамоталылыгын арттыру буенча еллык лекцияләр 50 уку йортында үтәчәк. Лекторлар пенсия, аның ничек формалашуы, булачак пенсия турында яшьтән үк кайгырту һәм рәсми хезмәт хакы алып эшләү кирәклеге, шулай ук гражданнарга каралган социаль ярдәм турында сөйлиячәкләр.
Чара азагында материалны ныгыту өчен укучылар белән интерактив үткәрү күздә тотыла. Пенсия һәм социаль ярдәм турындагы кроссвордлар ярдәмендә СНИЛСның ни өчен кирәклеген һәм булачак пенсиянең ничек формалашуын белергә мөмкин.
Моннан тыш, студентлар Россия Социаль фонды тарафыннан бастырылган «Барысы да булачак пенсия турында. Уку һәм тормыш өчен» укыту пособиесен алачак. Дәреслекнең электрон версиясе белән СФР рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев