Чаллы табиблары медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәк

Курсларга теләгән һәркем языла ала.

Чаллыда “На пульсе» проектының яңа сезоны башлана. Беренче лекцияне 4 октябрьга билгеләделәр. Дәресләр шәһәрнең медицина көллиятендә һәр чәршәмбе сәгать 18:00 узачак. Әлегә курсларга 20дән артык кеше язылган. 

Исегезгә төшерәбез, “На пульсе” проекты "Бердәм Россия" партиясе һәм Чаллының медицина көллияте белән берлектә тормышка ашырыла. Максаты - кешеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен өйрәтү. Дәресләрне медицина көллияте укытучылары, “Волонтер-медиклар” студентлар отряды җитәкчеләре үткәрә. Ай ярым эчендә алар йөрәк-үпкә реанимациясе, кан агуны туктату, сулыш юлларына утырган ризыкны чыгару алымнарын өйрәтәчәкләр. Шулай ук тән пешкән, салкында аяк-кулларны өшеткән очракта нинди чаралар күрергә кирәклеген беләчәк. 

Яз көне “На пульсе” проектында 60ка якын шәһәрдәш катнашты. Аларның һәркайсына сертификат тапшырдылар. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев