Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары мәртәбәле бәйгедә катнаша!

Җиңүчеләрне 21 июньдә бүләкләячәкләр.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ак чәчәкләр-2024» бәйгесендә республиканың иң яхшы табиблары өчен тавыш бирү бара. Номинантлар арасында Чаллы белгечләре дә бар.

7нче шәһәр хастаханәсенең ак халат ияләре “Иң яхшы беренчел звено командасы” исеменә дәгъва кылса, Сугыш ветераннары госпиталенең палата шәфкать тутаты Роза Миронова “Елның иң яхшы медицина хезмәткәре” номинациясендә алдынгылык өчен көрәшә.  Аларга әлеге СЫЛТАМА аша тавыш биреп була.

Җиңүчеләрне ике атнадан Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында ачыклаячаклар. Бүләкләү тантанасы 21 июньгә планлаштырылган. 

Мәгълүм булганча, әлеге бәйге 2008 елдан үткәрелә. Финалистлар 6 номинациядә көрәшә, һәр номинациядә өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев