Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары пациентның умыртка баганасын «цементка утыртты»

Шәһәр хастаханәсендә катлаулы операция үткәрелде.

73 яшьлек ир-ат бер ел элек умыртка баганасын сындыра. Остеопороз аркасында аның хәле тагын да начарлана: умыртка сөяге кәкрәеп авырта башлый. 
Катлаулы операция таләп ителә. Андый пациентларны моңарчы федераль клиникаларга җибәрә торган булганнар. Хәзер медицина ярдәмен Чаллы хастаханәсендә дә күрсәтәләр. Табиблар югары технологияләр кулланып эшли. Рентген ярдәмендә умыртка баганасына 8 винт урнаштырып, махсус цемент белән катырып куйганнар. Винт размерлары кечкенә - 6,5 миллиметрга 50 миллиметр.

-    Операция тиешле әзерлек таләп итә. Винтларны куйганда хата булырга тиеш түгел. Цемент умыртка каналына һәм тамырларга үтмәсен өчен дөрес итеп куярга кирәк, - ди нейрохирург Илфат Фәтхетдинов. 

Операциядән соң икенче көнне үк ир-ат аягына баскан. Бер атнадан өенә җибәрелгән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә табиблар