Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы татар дәүләт драма театрында - «Бөке»

Спектакльне сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куя.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга чираттагы премьераны тәкъдим итә. Киләсе атнада биредә Илгиз Зәйниев әсәре буенча «Бөке» комедиясе сәхнәгә чыга.

–  Коллективның Илгиз Зәйниев әсәрләренә беренче тапкыр гына мөрәҗәгать итүе түгел. Театрыбызда «Туйга ничә көн кала» спектакле уңыш белән бара. Бу сезонда сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгулов «Бөке» комедиясен сәхнәгә куярга булды. Исеменнән үк күренгәнчә вакыйгалар юлдагы бөке, шунда утырган машиналар һәм кызыклы хәлләр турында бара. Көн кадагына суга торган, кызык комедия булачак. Ул тамашачыларыбыз күңеленә хуш килер, – ди театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева. 

Спектакльдә театрның әйдәп баручы артистлары Илфат Әскәров, Миләүшә Имамова, Рәфыйк Каюмов, Эдуард Латыйпов, Рәзил Фәхретдинов, Зөлфия Галиуллина, Руслан Ибраһимов, Руслан Әюпов белән бергә яшь артист  Юлия Григорьева уйный. 

Артистлар составына караганда, яңа спектакльне тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанасы килә. 

Фотолар Айгөл Әхмәтгалиевадан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера мәдәният театр Олег Кинзягулов