Чаллы Татарстан һәм шәһәр көнен бәйрәм итә
Бәйрәмне чәчәкләр композицияләре бизи.
Чаллы Татарстан Республикасы һәм шәһәр көнен билгеләп үтә. Елдагыча Хәсән Туфан проспекты буйлап чәчәкләр композицияләре тезелеп киткән. Идарә итү компанияләре, шәһәр предприятиеләренең фантазияләре бай - нинди генә эшләнмәләр юк! "Горкоммунхоз" ясаган автобус кына ни тора! Эче да, тышы да яшеллек белән бизәлгән. Хәтта салон эчендә кошлар сайрый, күбәләкләр оча.
Бәйрәм көнне чәчәк, агач-куак, җиләк-җимеш үсентеләре сатучылар да күп.
"Мин һәр елны чәчәкләр бәйрәменә килеп, чәчәкләр алам. Үзенә күрә бер традиция бу. Әле менә ап-ак гортензияләр алдым. 1200 сум берсе. Алай кыйммәт димәс идем", - ди Айсылу ханым.
"Оныгым Әмилә белән бәйрәмгә килдек менә. Әти-әниләре Төркиядә ялда, без кызым белән икәү генә. Өйдә утырмыйк дип чыктык. Көне дә матур, чәчәкләр янында кызымны фотога күп төшердем", - ди Фәридә Галимова.
Чәчәкләр композицияләре, чыннан да, күз явын яуларлык. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев бу гүзәллеккә соклануын белдерде. Аеруча бүрәнә эчендә үстерелгән чәчәкләргә гаҗәпләнде. Шәһәр паркларын да шулай бизәргә кирәклеген әйтте.
Кул осталары эшләнмәләре, мастер-класслар, балалар өчен үзең зонасы - бәйрәмдә барысы да бар. Күңел ачу кичкә кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев