Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Казанга гастрольгә китә

Казан тамашачысына өч спектакль тәкъдим ителә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры киләсе сезонны гастрольләрдән башлый. 15 сентябрьдә коллектив Казанга өч көнлек гастрольгә бара.

«Бу юлы Камал театры сәхнәсендә узган сезонда уңыш белән барган премьераларны уйныйбыз. «Бөке» комедиясен, «Ак калфак» драмасын, «Сихерче» мелодрамасын Чаллыдагы тамашачылар җылы кабул итте. Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган бу спектакльләр башкала тамашачысы күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз», – ди театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева. 

Фото театр сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Олег Кинзягулов