Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театры Казанга китте

Нинди спектакльләр күрсәтәләр?

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Казанга кыска вакытлы гастрольгә китте. Бу юлы коллектив Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашчылар театры сәхнәсендә өч спектакль күрсәтә. 

Бүген 19 сәгатьтә Флорид Бүләковнең «Сөясеңме, сөймисеңме?», 11 апрельдә 13 сәгатьтә дә Алинә Хәбибуллинаның «Хәл бу ки…Салих Сәйдәшев» (12+) – драмасы, 11 апрельдә 19 сәгатьтә  Раффи Шартның «Башыңа төшсә» (16+) комедиясе була. Болар барсы да тамашачы яратып карый торган спектакльләр. 

«Спектакльләребез Казан тамашачысы күңеленә дә хуш килер дип ышанабыз», – ди Татарстанның атказанган артисты Энҗе Шиһапова.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гастрольләр Чаллы театры Олег Кинзягулов