Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрына яшь актерлар килде

Яңа сезонда тамашачыларны нинди спектакльләр көтә?

Бүген Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы, җәйге яллардан соң, эшкә чыкты. Шул уңайдан коллективның җыелышы узды. 

Театрның сәнгать җитәкчесе, баш режиссер Олег Кинҗәгулов яңа сезонга планнар белән таныштырды :

«35нче сезонның төп темасы - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Тамашачыларны  төрле жанрдагы премьералар көтә: "Без - 41нче ел балалары" (Мөхәммәт Мәһдиев); 

"Хәл бу ки... Салих Сәйдәшев" (Алинә Хәбибуллина); Бөек Ватан сугышына багышланган театральләштерелгән тамаша һәм башкалар», - диде ул. 

Труппага яшь актерлар: Алинә Мөхлисова, Инсаф Һидиятуллин, Эмиль Гыйбадуллин һәм Гүзәл Шәмәгьсүмова килде. 

Тиздән театр сәхнәсендә узган сезонның иң яхшы спектакльләре уйнала. 

Фото театр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олег Кинзягулов Театр мәдәният