Чаллы театрында чираттагы премьера!
Ул татар халкының бөек композиторы Салих Сәйдәшевның язмышына багышланган.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Хәл бу ки...» сериясеннән мәшһүр композитор Салих Сәйдәшев иҗатына һәм тормышына багышланган спектакльнең премьерасы булды.
Алинә Хәбибуллина композиторның иҗаты һәм фаҗигале тормышы турында сценарий язган. Бер сәгатьлек музыкаль спектальдән шактый күп мәгълүмат алып чыгасың.
Мәсәлән, совет армиясе маршы өчен Ворошилов композиторга исемле сәгать бүләк итә. Берничә тапкыр югалтса да, аны Салихка кайтарып бирәләр. Ул мәгънәле, моңлы җырлар язар өчен табигатьтән һәм беренче хатыны Валентинадан илһам алган икән.
Сүз уңаеннан, Салих Сәйдәшевның шәхси тормышы да фаҗигале булган. Яратып өйләнгән беренче хатыны бер атналык улын һәм ирен калдырып, мәңгелеккә күзләрен йомган. София исемле икенче хатыннан туган өч улының икесе вакытсыз вафат була. Кызганыч, икенче хатыны белән аның тормышы барып чыкмый. Өченче тапкыр өйләнә. Аннары репрессия елларында дусларын, туганнарын кулга алалар. Салих Сәйдәшевның музыкасын яңгыратырга ярамый торган авыр еллар башлана.
Әмма ул төшенкелеккә бирелми, Таҗи Гыйззәт, Кәрим Тинчурин һәм башка күренекле язучылар белән хезмәттәшлек итеп, үлемсез җырлар иҗат итә. Совет армиясе маршы, «Әдрән диңгез», «Зәңгәр шәл» спектакленә язылган җырлар, «Наемщик» операсы өчен арияләр...
Сәламәтлеге какшагач, ул герой-шагыйрь Муса Җәлилнең «Җырларым» шигыренә көй яза. Бу аның соңгы җыры була. Аны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев радио фондына яздырып калдырды.
Театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйган спектакль мәктәп укучыларына да, өлкәннәргә дә бик ошады.
Валентина Иванова рус милләтеннән булса да, татар театры спектакльләренә яратып йөри икән.
«Бөек татар композиторы Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган спектакль бер сулышта үтте. Нинди матур җырлар язып калдырган! Артистлар да бик оста уйныйлар!Бу спектакльнең моңын һәм зәвыгын тасвирларга сүзләр җитми. Аны карарга кирәк», – диде ул.
4нче мәктәп укучысы Айрат Сафин: «Кызыклы мәгълүматлар алдык. Салих Сәйдәшев хәтта мичнең төтен чыгару капкачыннан да көй чыгарган. Шаккаткыч бит бу», – дип гаҗәпләнде.
Спектакльдә Рәзил Фәхретдинов, Алсу Сәгыйдуллина, Алинә Мөхлисова һәм Инсаф Һидиятуллин уйный
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев