Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында Муса Җәлил ролендә кем уйнавы билгеле булды

Спектакль Җәлилнең фашист төрмәсендәге әсирлек чоры аша аның тормыш юлы турында булачак.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры тамашачыларга премьера әзерли. 

Артистлар  март аенда «Хәл бу ки...» театр-педагогика проекты аша укучылар, студент һәм олыларны бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырачаклар. 

Пьеса авторы – язучы Айгөл Әхмәтгалиева. «Муса Җәлил – үз шәхесе һәм иҗаты аша бөтен татар халкын дөньяга таныткан шагыйрь. «Моабит дәфтәре»ндәге шигырьләре мәктәп программасына да кертелгән. Спектакль Җәлилнең фашист төрмәсендәге әсирлек чоры аша аның тормыш юлы хакында. 
Драмада гаилә хәленең моңа тиклем артык яктыртылмаган яклары да чагылыш таба, Мусаның балалары Альберт, Люция, Чулпан хакында да мәгълүмат бирелә», – диде ул «Шәһри Чаллы» журналистына.

Спектакльне Татарстанның атказанган артистлары Энҗе Шиһапова белән Чулпан Әскәрова сәхнәгә куя.

Артистлар моңа кадәр «Тылсымлы чәчәк», «Мирас угы», «Мияүбикә кунак» җыя спектакльләренең режиссерлары булган иделәр. 

Яңа бинада бу беренче җитди спектакльләре. «Мондый җитди спектакльне ышанып тапшырганнары өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Дулкынланып, җаваплылык тоеп эшлибез... Төп герой Муса Җәлилне Татарстанның атказанган артисты Илфат Әскәров уйный. Калганнарын әлегә әйтмим. Бөтен серне ачасыбыз килми», – диде Энҗе Шиһапова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Энҗе Шигапова Муса Җәлил Чаллы татар дәүләт драма театры Люция Җәлилова Моабит дәфтәре Илфат Әскәров