Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы театрында быелгы сезонның беренче премьерасы

«Өченче көн тоташ кар ява» Бөек Ватан сугышы чорындагы тетрәндергеч хәлләр турындагы музыкаль-театраль тамаша.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры коллективы 35нче сезонны Казандагы гастрольләр белән тулы залларда башлап җибәрде. Хәзер инде артистлар, режиссерлар белән берлектә тамашачыларга яңа спектакльләр әзерлиләр. Киләсе атнада яңа сезонның беренче премьерасы була. Яңа спектакль турында автор-режиссер Марсель Мөсәвиров белән сөйләштек. 
– Марсель, яңа тамаша нәрсә турында?
– Бу Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган «Өченче көн тоташ кар ява» дип исемләнгән музыкаль-театраль тамаша. Ул Мостай Кәрим сүзләренә композитор Сара Садыйкова иҗат иткән шул исемдәге җырга да бәйле. Русча вариантын озак уйлагач «Песня тоже воевала» дип куйдык. Чөнки җыр кешенең күңеле тулган, авыр вакытларда туа. Сугышта җыр ял иткәндә күңелләрне юаткан, атакага барганда сугышчан рухны күтәргән. Спектакльдә Бөек Ватан сугыш елларында иҗат ителгән шигырьләр, җырлар кулланылды. Инсценировканы үзем яздым. Сүз хәрбиләрнең җырлар белән ничек итеп Җиңүне якынайтулары турында бара. Аз булса да, җырларның тарихына  да урын бирелде.

– Геройлар кемнәр?
– Геройларга яшь артистларны алдым. Чөнки ул елларда кешеләр яшьләй сугышка киткән, яшьләй картайган, яшь көенчә зирәк, батыр геройларга әйләнгәннәр. «Өченче көн тоташ кар ява» спектаклендә каһарман якташыбыз Газинур Гафиятуллин турында да әйтелә. Рухы шат булсын. Төп герой Михаил Минин белән бергә рейстахка Җиңү әләмен элгән Башкортостанның Мишкә районы егете Гази Заһитов. Спектакль ике телдә бара. Ул 1 сәгать 20 минут эчендә тамашачыларга шул чордагы җырларны ишеттереп, Ватан өчен янып-көюне күрсәтә торган спектакль.

– Спектакльдә кайсы артистлар катнаша?
– «Өченче көн тоташ кар ява» спектаклендә театрыбызның яшь артистлары Фирдүс Сафин, Руслан Әюпов, Руслан Ибраһимов, Инсаф Һидиятуллин, Алинә Мөхлисова, Гүзәл Шәмәксумова, Алсу Сәгыйдуллина һәм Юлия Григорьева уйный. Тамашачыларыбызны премьерага чакырабыз. Килегез, карагыз, уйланыгыз. 

Фото Марсель Мөсәвировтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премьера Чаллы театры аншлаг