Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы ТЭЦында 51 гаилә эшли

Тагын 27 гаилә лаеклы ялда.

Чаллы ТЭЦында Россиядә гаилә елына багышланган бик матур чара булып узды. Актлар залына җыелган хезмәткәрләрне филиал директоры Әнвәр Хаҗеев котлады. 

– Коллективта ире дә, хатыны да станциядә эшли торган 51 гаилә бар. Тагын 27 гаилә лаеклы ялда. ТЭЦ кешеләрне берләштерде һәм аларның гаилә тарихына әйләнде. Бүген без гаилә стажлары төрле булган хезмәткәрләрне котлыйбыз. Аларның барсына да алтын туйларын бәйрәм итәргә насыйп булсын. «Татэнерго» хезмәт династияләре белән горурлана, – диде ул. 

Үзәк район башлыгы Эдуард Фәттахов та гаиләләргә изге теләкләрен җиткерде. 

Чаллы ТЭЦы ветераны, клуб мөдире булып эшләгән Галина Афанасьева станциядә ел саен гаилә бәйрәмнәре үткәрелүе турында сөйләде. «Яшьләр ЗАГСта рәсми рәвештә язылышкач, станциягә килә иделәр. Алар хөрмәтенә концертлар оештыра идек», – дип искә алды ул яшь чакларын. 

Бу юлы бәйрәмдә Ананич, Ехлаковлар, Садыйковлар, Громовлар, Гыйльфановлар, Чуриннар, Гыйниятовлар, Мәрдановлар, Абдрахимовлар, Мөхәмәтдиновлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Әнвәр Хаҗеев аларага истәлекле бүләк һәм сертификат тапшырды. 

Бәйрәмне коллективның үзешчән сәнгать артистлары чыгышы бизәде. Абдрахимовлар династиясе Ромер, Динар һәм Самирның «Прогульщики» җыры залдагыларның күңеленә аеруча хуш килде. Коллективта мондый җылы очрашулар киләчәктә дә булачак. 

Фотолар Миләүшә Гыйльмияровадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы ТЭЦы Россиядә гаилә елы