Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары күбрәк нинди фәннән ЕГЭ сайлаган?

Быел 1900 чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшыра.

Чаллыда чыгарылыш сыйныф укучыларының күбесе быел ЕГЭны җәмгыять белеменнән бирә. Әлеге фәнне 713 бала сайлаган. Бу хакта матбугат конференциясендә мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте. Химиядән бердәм дәүләт имтиханын 248 укучы тапшырачак. Физика фәнен 276 бала сайлаган. Биологиядән – 370, информатикадан 471 укучы имтихан бирәчәк. Соңгысыннан имтихан бирүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда артты, дип искәртте Рөстәм Хуҗин. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда 11нче сыйныф укучылары 23 майдан ЕГЭ бирә башлады. Бүген алар рус әдәбияты, химия һәм географиядән имтихан тотты.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев