Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укучылары суд процессын карады

Чаллыда «Юридик бюро» мөһим проектын тормышка ашыру дәвам итә.

Шушы көннәрдә проектта катнашучы мәктәп укучылары автомашина урлау буенча суд эшен карадылар. Алар ике якның сөйләшүен, карарларның ничек кабул ителү шаһиты булдылар. 
Суд утырышыннан соң мәктәп укучылары суд рәисе белән очрашып, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. 
Әлеге чарада шәһәр мәктәпләреннән 30 укучы катнашты. 
Проект җитәкчесе Марат Зарипов: «Безнең бурыч – укучыларны һөнәр белән таныштыру гына түгел, ә тормышта кануннарның ничек эшләвен күрсәтү. Алар суд процессын үз күзләре белән күргәч, үз гамәлләре өчен җаваплылык тою хисе барлыкка килә. Бу – хокукый  грамоталылыкның нигезе», – диде. 
Проект 2 елдан артык гамәлдә. Ул укучыларда кызыксыну уятты. 
Сүз уңаеннан, Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Милли проектлар