Аны ничек куркытканнар?
Чаллыда яшәүче мәктәп укучысына мошенниклар шалтыратып, кызны Ватанга хыянәт итүдә гаеплиләр һәм җинаять эше кузгатылырга мөмкин дип яныйлар.
Төрмәдән котылу юлын да тәкъдим итәләр: өйдәге бөтен акчаны аларга бирергә кушалар.
Куркып калган 15 яшьлек кыз әти-әнисенең 9 млн сум акчасын кәгазьгә төрә дә, йорт янына килгән курьерга тапшыра.
Кызның әти-әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән.
"Мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.
Сак булыгыз: билгесез кешеләр шалтыртса, телефонга җавап бирмәгез.
СМСларны да җавапсыз калдыргыз: парольләр, цифрларны беркая да җибәрмәгез.
Мошенниклар кешеләрне алдауның яңа схемасын тапканнар.

Йорт чатлары оештырып кешеләрне очрашуга чакыралар. Тәкъдимнәрне җибәрүне сорыйлар, саннар җибәрергә кушалар. Алданмагыз: бу ялган!
Нет комментариев