Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы 1 млн сум җиңде

Ул сәнгать колледжында белем бирә.

Балалар сәнгать мәктәбендә, көллият һәм югары уку йортларында белем бирүче укытучылар арасында россиякүләм бәйге уздырылды. РФ мәдәният министрлыгы нәтиҗәләр ясады. 100 укытучы - 500шәр мең, 50 укытучы 1шәр миллион сум премиягә лаек булды. Исемлектә Чаллы укытучылары да бар. Сәнгать көллияте укытучысы Евгения Ермилова 1 млн сум премия алды.

С. Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбенең халык-клавиша уен кораллары бүлеге укытучысы Елена Лобанова 500 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Педагогларның икесе дә конкурста Татарстан данын яклады.  

Елена Лобанова:

"Түбән Кама көллиятендә укыдым, соңыннан Казан консерваториясендә белем алдым. Музыка мәктәбендә эшләвемә 40 ел. Балаларны аккардеон һәм баянда уйнарга өйрәтәм. Укучыларымның 50 проценттан артыгы минем эземнән киттеләр. Музыка белән бәйле күптөрле өлкәләрдә эшлиләр. Татар филармониясендә дә, коллективларда да чыгыш ясыйлар, берәүләр директор, икенчеләре администратор булып эшли. Беркем дә югалып калмады", - ди. . 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев