Чаллы укытучысы Любовь Баева шәһәрнең Мактаулы гражданины булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы укытучысы Любовь Баева шәһәрнең Мактаулы гражданины булды

Әлеге дәрәҗәле исемне аңа Чаллы мэры тапшырды.

Мэр Наил Мәһдиев шәһәр укытучыларының август киңәшмәсендә 26нчы гимназиянең математика укытучысы Любовь Баевага Чаллының Мактаулы гражданины дигән дәрәҗәле исем тапшырды.

Любовь Баева исеме мәгарифтә югары сыйфаты синонимы булды. Ул 20 елдан артык математиканы тирәнтен өйрәнү сыйныфларында балалар укыта.

Аның укучылары елдан-ел имтиханнарда югары күрсәткечләргә ирешә. Малайлар һәм кызларның укуда өлгереше –  100%, белем сыйфаты 95%тан артык. Математика аның өчен фән генә түгел, ә мантыйк һәм интеллект үсеше коралы да. Аның сыйныфларын «100 баллчылар фабрикасы» дип йөртәләр. 2020 елда – 7, 2024 елда – 6, 2026 елда 9 укучысы математикадан бердәм дәүләт имтиханнарында 100әр балл җыйды. 

Фотолар шәһәр хакимиятенең «Вконтакте» битеннән алынды. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллы мэры #100бальник Любовь Баева

Нет комментариев