Чаллы урамнарын кардан чистарту графигын игълан иттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллы урамнарын кардан чистарту графигын игълан иттеләр

Күрсәтелгән урыннардан транспорт чараларын алып тору сорала

Чаллының “Автомобиль юллары предприятиесе” МУП хезмәткәрләре җирле юлларны чистарту графигын игълан итте. Аның кысаларында 30 гыйнвардан 4 февральгә кадәр урамнарны кардан арындырачаклар. Бу көннәрдә машина йөртүчеләрдән күрсәтелгән урыннардан транспорт чараларын алып торуларын сорыйлар.  

Үзәк район:

30 гыйнвар – Тынычлык проспекты, 6 комплекс  
31 гыйнвар – Мәскәү проспекты, 58 комплекс    
1 февраль – Сөембикә проспекты, 41 комплекс 
2 февраль – Сөембикә проспекты, 11 комплекс  
3 февраль – Халыклар Дуслыгы проспекты, 7 комплекс   
4 февраль – Хәсән Туфан проспекты, 6 комплекс    

Комсомол районы:

30 гыйнвар – Железнодорожников урамы
31 гыйнвар – Таң урамы
1 февраль – Муса Җәлил проспекты, 5, 6, 7 комплекслар
2 февраль – Муса Җәлил проспекты, 8 комплекс
3 февраль – Муса Җәлил проспекты, 10 комплекс
4 февраль – Корчагина тыкрыгы
 
 Автозавод районы:

30 гыйнвар – Мәскәү проспекты, 4 комплекс 
31 гыйнвар – Мәскәү проспекты, 54 комплекс 
1 февраль – Мәскәү проспекты, 2 комплекс 
2 февраль – Мәскәү проспекты, 29 комплекс 
3 февраль – Мәскәү проспекты, 53 комплекс 
4 февраль – Мәскәү проспекты, 52 комплекс 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев