Чаллы халкын «мылтык» күтәреп йөрүче битлекле ир-ат борчуга салды - видео
Яңалыклар тасмасы

Чаллы халкын «мылтык» күтәреп йөрүче битлекле ир-ат борчуга салды - видео

Ир-ат шәһәр психоневрология диспансерыннан качкан булырга мөмкин, дигән имеш-мимешләр йөри.

Бүген Чаллының социаль челтәрләрендә һәм ата-аналар чатларында: "Шәһәрдә кара киемнән мылтык күтәреп, бер ир-ат йөри", - дигән хәбәр таралды. Шаһитлар аны 45 комплекста фотога да төшереп алган. Соңгы тапкыр ир-атны 40 комплекс территориясендә күргәннәр. Язмалар астындагы комментарийларда: "Егет шәһәр психоневрология диспансерыннан качкан булырга мөмкин", - дип тә белдерәләр. "Моны күздә тотып, мәгариф учреждениеләренә саклык чаралы күрү өчен, кисәтүләр җибәрелгән", - дип тә искәртәләр. "Ир-атның кулында мылтык түгел, ә гади зонт", - дип әйтүчеләр дә бар. 

Шушы минутларда социаль челтәрләрдә Чаллы урамнарын күзәтеп йөрүче  махсус сигналлары кушылган полиция машинасы видеосы да урнаштырылды. 


фаҗига

Нет комментариев